news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәмендә Галиев мәчетенә барачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәмен 9 июльдә Галиев мәчете мәйданчыгында каршы алачак, ул бирегә намаз башланыр алдыннан киләчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта журналистларга шулай дип белдерде.

«ТР Президенты бу бәйрәмдә ел саен катнаша, соңгы берничә елда ул Галиев мәчетенә килә. Бу юлы барысы да элеккечә үк традицион форматта узачак», - дип искәртте Галимова.

Ул республика Президентының гаиләсендә дини гореф-гадәтләрне хөрмәт итүләрен билгеләп үтте.

«Бәйрәм намазында катнашу өчен 3.00 сәгатьтә ул мәчеткә киләчәк», - дип сүзен төгәлләде Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100