news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумда катнашу өчен Владивостокка килде

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумда катнашу өчен Владивостокка килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка килде. Республика делегациясе Көнчыгыш икътисади форумда катнашачак. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Форум мәйданчыгында төбәк стенды урнаштырылган.

Чарада 40тан артык илдән һәм территориядән 4,2 меңнән артык вәкил катнашуын раслады. Шул исәптән Көнчыгыш икътисади форумда Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим булуы көтелә.

Чара 2024 елның 3 сентябреннән 6 сентябренә кадәр була.

news_right_1
news_right_2
news_bot