news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләрне урамнарны кардан чистарту эшен көчәйтергә чакырды

Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләрне урамнарны кардан чистарту эшен көчәйтергә чакырды
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә коммуналь хезмәтләрне урамнарны кардан чистарту һәм аны чыгару эшен көчәйтергә чакырды, моны бүгенге көндәге иң мөһим бурыч дип атады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе шул исәптән квартал эчләрен, бистәләрне һәм җәяүлеләр зоналарын да кардан чистартуга игътибар бирергә киңәш итте. «Әлбәттә, күләмнәр зур, әмма бездән башка моны беркем дә эшләмәячәк. Бүген бу шәһәр һәм районнарның барлык җитәкчеләре өчен беренче урындагы мәсьәлә», - дип искәртте ул.

«Җәмәгать транспорты, ашыгыч хезмәт машиналарының тоткарлыксыз үтә алуы, чүпнең үз вакытында чыгарылуы мөһим. Шулай ук сәүдә челтәрләрендәге ассортиментны да күзәтергә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Болардан тыш, ТР Рәисе буран нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителгән коммуналь хезмәткәрләрне кирәкле әйберләр һәм кайнар ризык белән тәэмин итәргә кушты.

Элегрәк Казан башкарма комитеты шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен бер атнадан алып ике атнага кадәр вакыт кирәк булачагы хакында хәбәр иткән иде. Эшчеләргә комачау иткәнлектән, шәһәр хакимияте казанлыларны автомобильләрен юлда калдырмаска чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100