news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Көллиятләрдә уку абруйлы булырга тиеш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында урта һөнәри белем турында әйтте. «Урта һөнәри белем системасы яңартуны сорый. Көллиятләрдә уку абруйлы булырга тиеш», – диде ул чыгышында.

«Хөкүмәткә, предприятиеләр, югары һәм махсус урта уку йортлары белән берлектә, мәктәпләрдә системалы һөнәри эш оештыру мөһим. Якын елларда 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучылары артуы белән бу бигрәк тә актуаль. Икътисадның реаль секторы белән белем бирү учреждениеләре хезмәттәшлегенең яхшы мисаллары бар. Бу «Татнефть», Газпром», «Сибур», «Татэнерго», «Челтәр компаниясе», Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», – диде Татарстан Рәисе.

Ул белгечләрне предприятие ихтыяҗларын һәм инвестицион проектларны исәпкә алып әзерләргә кирәклеген әйтте. «Машина төзү тармагында кадрлар кытлыгы зур. Мәгариф министрлыгына, предприятиеләр белән берлектә, укучыларны шушы белгечлеккә кабул итүне арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләү мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot