news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Киров татарлары конгрессына «Газель» микроавтобусы бүләк итте

Рөстәм Миңнеханов Киров татарлары конгрессына «Газель» микроавтобусы бүләк итте
Фото: «Татар-информ, Камилә Билалова

Бүген Киров өлкәсе Нократ Аланында узган XV Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешмасына «Газель» микроавтобусын бүләк итте.

«Искиткеч бүләк өчен рәхмәт. Без аны файдалану өчен урын табарбыз», - диде оешманың рәисе Равил Нургалиев, ачкычларны кабул итеп.

Шулай ук милләтләр арасында татулык һәм тынычлыкны ныгытуга, татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә мөһим өлеш кертүләре, актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешмасының рәисе Равил Нургалиев, башкарма комитеты әгъзасы Рәзил Нурмөхәммәтов һәм Малмыж муниципаль районы башлыгы Эдуард Симонов бүләкләнде.

«Киров өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимовага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

  • Бөтенроссия авыл Сабан туенда Россиянең 70тән артык өлкәсеннән 26 мең кунак катнашты.
news_right_1
news_right_2
news_bot