news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Лаеш районында мәктәп һәм балалар бакчасы төзергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Лаеш районында балалар бакчасы һәм мәктәп төзергә кушты. Ул Казанда һәм Чаллыда гамәлгә ашырыла торган проектларны нигез итеп алырга тәкъдим итте.

«Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы проектларын карагыз, аларны Лаеш районында гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга һәм киләсе елга планга кертергә кирәк», - диде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, милли мөмкинлекләрне һәм мәгариф мәсьәләләрен профильле министрлыкка адреслау зарур.

Искәртик, быел, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 8,7 мең укучыга исәпләнгән 12 гомуми белем бирү оешмасы төзү планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100