news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары»на әзерлекне оештыру комитеты составын үзгәртте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары»н оештыру һәм үткәрү комитеты составына үзгәрешләр кертте. Татарстан җитәкчесенең карары рәсми порталда чыкты.

Комитет составыннан Рөстәм Галәветдинов чыгарылды, аның урынын Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Никитин ала.

Моннан тыш, оештыру комитеты әгъзалары вазифаларының берничә атамасы төзәтелгән:

  • Руслан Власов - «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» дәүләт автономияле учреждениесе директоры;
  • Раушан Зарипов - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

Моннан тыш, Татарстан Министрлар Кабинеты волонтерлык программасын гамәлгә ашыру, объектларны һәм оештыра торган шәһәрне халыкара мультиспорт турнирына әзерлек буенча эш төркемнәре составын үзгәртте. Үзгәрешләр кертелгән документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Шушы ук документ белән Халыкара видеоуеннар форумын, турнирны ачу һәм ябу тантаналарын үткәрү буенча эш төркеменә үзгәрешләр кертелде.

  • «Киләчәк уеннары» республика башкаласында 2024 елның 23 февраленнән 3 мартына кадәр узачак, приз фонды 25 млн доллар тәшкил итә. Ярышлар өчен төп мәйданчык «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге була. Ярышларның төп үзенчәлекләренең берсе фиджитал-дисциплина булачак, бу киберспортның физик спорт белән берләшүе. Барысы 256 команда катнашуы көтелә.
  • 14 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин катнашында турнир башлануга кадәр вакытны кире санау башланды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100