news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» өчен рәхмәт әйтте: Без булдырабыз!

Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» өчен рәхмәт әйтте: Без булдырабыз!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә, спортчыларга һәм республика халкына «Киләчәк уеннары»н үткәрү өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул үзенең телеграмма-каналында язган.

«Без булдырабыз! Беренче тапкыр үткәрелгән «Киләчәк уеннары» өчен барыгызга да рәхмәт! Ил Президенты Владимир Владимирович Путинга мондый зур вакыйганы уздыруда ышаныч белдергәне өчен рәхмәт. Бөтен дөнья спортчыларына катнашулары өчен. Татарстанлыларга кунакчыллык өчен», - диде ул.

Ахырда ул уеннарда катнашучыларга һәм язылучыларга яңа җиңүләр теләде: «Барыгызга да яңа җиңүләр телим!» - һәм «Казан Экспо»да узган турнирны ябу тантанасыннан берничә фото белән уртаклашты.


Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot