news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов КФУның Каһирә филиалында булды

Рөстәм Миңнеханов КФУның Каһирә филиалында булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУның Каһирәдәге филиалында булды. Анда медицина студентлары белем ала. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановка уку корпусын күрсәттеләр һәм укыту системасы турында сөйләделәр. 10 мең квадрат метр мәйданлы филиал медицина комплексы территориясендә урнашкан. Хәзерге вакытта анда «Дәвалау эше», «Стоматология» һәм «Фармация» кебек белгечлекләрдә ике меңнән артык студент белем ала. Моннан тыш, якын киләчәктә ясалма интеллект һәм физиотерапия факультетларын ачу планлаштырыла. Студентларны 214 укытучы укыта, алар арасында КФУны тәмамлаучылар да, Россиянең һәм Мисырның башка әйдәп баручы югары уку йортларын тәмамлаучылар да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot