Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Керкира митрополиты Нектариос белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Элладаның православие чиркәве Керкира, Пакси һәм Диапонтия утраулары митрополиты Нектариос белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Казанга Изге Спиридон Тримифунтскийның уң кулы реликвиясе салынган кивот китерелү уңаеннан узды. Зур христиан хәзинәсе Корфу утравыннан 17 августта Россиягә алып киленде. Ул дин тотучыларга гыйбадәт кылу һәм рухи ярдәм алу мөмкинлеге бирә.
Казанда изге реликвиягә 25 августка кадәр баш ияргә мөмкин. Ул Казан Богородица ирләр монастыреның Казан иконасы кафедраль соборында урнаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов митрополитка Татарстан православие динендәгеләренә изге хәзинәгә табыну мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Мондый вакыйгалар рухи кыйммәтләрнең төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерүен күрсәтә», — диде Татарстан Рәисе.
Очрашуда шулай ук Татарстан митрополиясе белән хезмәттәшлек, милләтара һәм динара татулык мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узды. Анда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз