news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенә «Тулпар ат» Федераль Сабан туе символын тапшырды

«Сабантуй 58 Россия өлкәсе һәм 35 чит илдә үтә. Бу бәйрәм татар халкының телен, динен сакларга ярдәм итә», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенә «Тулпар ат» Федераль Сабан туе символын тапшырды
Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёвка «Тулпар ат» Федераль Сабан туе символын тапшырды.

«Барлык Халыкларны берләштергән бик матур бәйрәм. Киләсе елда беренче тапкыр Кузбасста федераль Сабантуй буларак үтәчәк. Барыгызны да Кузбасска чакырып калабыз», - диде Сергей Цивилёв.

«Сабантуйларыбыз матур үтсен, исән-сау булыйк. Һәммәгезне иң яраткан бәйрәмебез - Сабан туе белән котлыйм. Ульяновск өлкәсе җитәкчеләренә рәхмәт. Зур көч куйганнар. Сабантуй 58 Россия өлкәсе һәм 35 чит илдә үтә. Татар халкының телен, динен сакларга ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Сабантуйны әзерләүдә катнашкан бар кешегә рәхмәтен белдерде. «Сабантуй узган урында алга таба балалар өчен ат-спорт мәктәбе оештырылачак. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телим», - диде ул.

«Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан Сабантуй XXI гасырда татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, шулай ук милләтнең көчен, гайрәтен, кунакчыллыгын, хезмәт сөюнчәнлеген күрсәтә торган символ. Ул язгы кыр эшләрен тәмамлауны белдерә, кыр батырларын данлый, мәдәни байлыгыбыз белән таныштыра торган зур бәйрәм», - диде Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, Сабантуйның ЮНЕСКО рухи хәзинәләре исемлегенә кертелүе аның дөньякүләм танылуын дәлилли. «Һичшиксез, бу олы бәйрәм буынара, милләтара һәм динара бәйләнешләрнең ныгуына зур өлеш кертәчәк. Бу гүзәл бәйрәм һәрберегезгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен. Илебез чәчәк атсын, бәйрәмнәр булып торсын!» - ди ул.

«Җиңү» ял паркында һәм шәһәр ипподромындагы бәйрәмдә илебезнең 52 төбәгеннән 500дән артык кунак катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100