news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

19 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Алар ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышты.

«Татарстан һәм Кемерово өлкәсе – ике иң куәтле төбәк, һәрберсенең дә үз өстенлекләре һәм төрле өлкәләрдә эшләгән эшләре бар», - дип яза Рөстәм Миңнехановның сүзләре республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Президент әйткәнчә, республика Кузбасс белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Кемерово өлкәсендә күмер чыгару тармагы, металлургия, химия сәнәгате үсеш алган.

Шулай ук төбәк җитәкчеләре инновацияләр һәм инвесторлар белән эшләү, кадрлар әзерләү, цифрлаштыру, уңайлы шәһәр мохитен үстерү, агросәнәгать комплексы, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективасы турында фикер алыштылар.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Сергей Цивилевка ТАССРның 100 еллыгы медален дә тапшырды.

Очрашу «Казан-Экспо«да Энергетика һәм энергия саклау технологияләре буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot