Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов кече үлчәмле судноларны куллануга контрольне көчәйтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә төбәкнең су объектларында, кече үлчәмле судноларны куллануны да кертеп, иминлекне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
«Һәм, әлбәттә, җәйге сезон башлану белән су объектларында гражданнарның иминлеген тәэмин итүнең актуальлеге арта. Муниципаль берәмлек башлыкларына суда ял итү өчен билгеләнгән урыннарны норматив хәлгә китерергә, аларны көн саен карап тотуны тәэмин итәргә кирәк», - диде республика җитәкчесе.
«Моның белән беррәттән, санкцияләнмәгән пляжларда бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча чаралар күрү: су керүне тыю турында аншлаглар урнаштыру, гражданнар арасында аңлату эшләре алып бару да мөһим», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ТР Рәисе сүзләренчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкы арасында популяр су коену урыннарының гигиена таләпләренә туры килүенә мониторинг үткәрергә тиеш.
«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә су коенган вакытта да, кече үлчәмле судноларны кулланганда да су объектларында иминлек чараларын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Кече үлчәмле суднолар бик күп, аларны ничек туры килсә шулай файдаланалар, шуңа күрә су объектларында патрульлек итүне оештыру зарур», - дип искәртте Миңнеханов.
«Бурыч бик тә мөһим. Территория җитәкчеләре белән моңа игътибар итүегезне сорыйм», - дип сүзен төгәлләде ул. «Татар-информ» агентлыгы быелгы су коену сезонында Татарстанда 11 яңа пляж ачарга ниятләүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз