news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда катнашучылар 2022 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышты һәм алга таба үсеш бурычларын билгеләде.

ТР Президенты сүзләренчә, беренче кварталда Россиядә 135 млн тонна нефть чыгарылган, бу 2021 елның шул ук күрсәткеченнән 8 процентка артык. Республикада үсеш 7,3 процент тәшкил итте. Төбәктә барлыгы 8,7 млн тонна нефть чыгарылган, шуның 1,7 млн тоннасы кече нефть компанияләренә туры килә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тулаем дөнья хәле, шулай ук Россиягә карата нефть эмбаргосын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышу базарда билгесезлек үсешенә китерде. Нәтиҗәдә без нефть котировкаларының шактый артуын күрәбез. Бу сан бер баррель өчен 110 долларга кадәр тәшкил итте. Бу 2014 елның августына кадәр иң югары бәя», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче кварталда республикада сәнәгать җитештерүе күләме 1 трлн 227 млрд сум тәшкил итте (нефть өлеше - 26,2).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100