Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казахстанның беренче вице-премьеры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты. Очрашу XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, Казахстан республиканың төп сәүдә партнерларының берсе булып кала. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше уңай динамика күрсәтә.
Очрашуда яклар сәнәгатьтә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты. Татарстан предприятиеләре машина төзелеше һәм нефть химиясе өлкәсендә Казахстан базары белән кызыксынуы билгеләп үтелде.
Әңгәмә барышында яклар үзара файдалы икътисади багланышларны алга таба үстерү белән кызыксынуларын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз