news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәренә килде

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде. Караганда шәһәре аэропортында аны Караганда өлкәсе хәкиме Әсмаганбәт Бүләкпаев һәм башка рәсми затлар каршы алды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ (Татарстан Республикасы, Россия) һәм «Аллюр» компанияләр төркеме (Казахстан Республикасы) уртак предприятиесе булган «KamaTyresKZ» заводында беренче шинаны чыгару тантанасында катнашачак. Россия-Казахстан уртак проекты Караганда өлкәсендәге Сарань шәһәренең индустриаль зонасында тормышка ашырыла.

Бу - Казахстанда шиннар җитештерү буенча беренче яңа завод, элек шундый ук продукция импортка чыгарган. Төзелеш 2021 елның апрелендә башланган. Предприятие проект куәтенә 2024 елда чыгар дип көтелә. Икенче этапта - резина-техник эшләнмәләр җитештерә башлау, өченче этапта авыл хуҗалыгы техникасы өчен шиннар чыгаруны үзләштерү планлаштырыла.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасында Караганда өлкәсе һәм Казахстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштырылган.

  • Казахстан Республикасы - Татарстан Республикасының әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнерларының берсе. 2021 елда Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 630 млн АКШ доллары тәшкил иткән. 2022 елның 9 аенда Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 467 млн АКШ доллары күләмендә бәяләнә, бу узган ел күрсәткеченнән 5,8 процентка артыграк.
news_right_1
news_right_2
news_bot