news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда очкыч һәлакәте аркасында туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Шулай ук Миңнеханов Гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләргә тизрәк аякка басуларын теләде.

Росавиация мәгълүматлары буенча, очкыч бүген 9.30 сәгатьтә һәлакәткә юлыккан. Казахстанның Актау аэропортына төшкән вакытта AZAL авиакомпаниясенең (Азәрбайҗан) Embraer 190 самолеты җиргә килеп бәрелгән. Очкычның Бакудан Грозныйга юл тотышы булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, кошлар көтүенә бәрелгәннән соң һава судносы командиры запас аэродромга – Актауга төшәргә карар кылган. Хәзерге вакытта эзләү-коткару эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot