Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары белән очрашты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты.
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Аерым алганда, Казахстан делегациясе составында Казахстан Республикасы цифрлы үсеш, инновацияләр һәм аэрокосмос сәнәгате министры да бар иде. Әңгәмә вакытында цифрлаштыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз