news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Казан дәүләт аграр университетында укуым белән горурланам

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетын 100 еллыгы белән котлады. "Монда укуым белән горурланам. Университет дипломы һәрвакыт сыйфат билгесе булды. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам", - диде. 

"Ихластан күренекле дата - Аграр университетының 100 еллыгы белән котлыйм. Уңышлар, исәнлек-саулык, үсеш телим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Аграр университет 100 ел эчендә авыл һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарганын билгеләп узды. "Вуз илдә агросәнәгать тармагы өчен кадрлар чыгара торган урын, галимнәр, алдынгы белгечләр әзерләнгән", - диде Президент. 

Ул бүген университетта 5 меңгә якын студент белем алганын, шул исәптән чит дәүләтләрдән яшьләр укуын искәртте. "Вуз алдында студентлар, компетенцияләр санын арттыру бурычы тора. Университет агросәнәгать тармагында яңа технологияләр кертүдә инновацион үзәк булып тора", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Фәндәге казанышлары һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләгән өчен университет коллективы "ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot