Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген шәһәрнең төп байлыгы дип атады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген һәм мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген искәртте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә тарих һәм архитектура һәйкәлләре шәһәрнең уникаль йөзен формалаштыра һәм болар барысы да туристларны үзенә җәлеп итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
«Һәр шәһәр үзенә генә хас әйберләр белән дан тота. Безнең өчен төп байлык - тарихи үзәк. Кешеләр элек-электән сакланып килгән әйберләрне күрергә тели, шуңа күрә аны саклап калу зур әһәмияткә ия», – диде Миңнеханов форумда.
Ул билгеләп үткәнчә, тарихи объектларны саклау хакимият һәм мирасны саклаучыларның мәнфәгатьләре балансын таләп итә. Шул ук вакытта шәһәрнең үсеше, Казан халкы һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар тудырып, бүгенге көнне каланың тарихи йөзе белән яраштырырга мөмкинлек бирә.
18-19 августта Татарстан башкаласында «РЕБУС 2025: Цифрлаштыру. Инфраструктура» III Халыкара форумы уза. Бу ике көндә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территорияләр белән идарә итү һәм төзелешне цифрлаштыру өлкәсендә һөнәри тәҗрибә алмашуда төп мәйданчыкка һәм эшлекле дискуссияләр урынына әвереләчәк, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручылар.
Форумда БРИКС+, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм АСЕАН илләре вәкилләре, Россиянең 65 төбәге делегатлары катнаша. 2,5 мең спикер докладлар һәм лекцияләр белән чыгыш ясаячак. Онлайн-форматны исәпкә алып, чарада катнашучыларның гомуми саны 7 меңнән артып китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз