Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанның 12нче мәктәбендә ачык дәрестә булды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәрҗани урамындагы 12нче мәктәптә булды. Ул уку бүлмәләрен, яңартылган компьютер сыйныфларын, спорт блогын карады һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрескә керде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Белем бирү учреждениесенең өч бинасы – төп корпус, башлангыч мәктәп һәм спорт блогы биналары – бар. Биредә 777 укучы белем ала, 49 укытучы эшли.
1998 елда биредә этномәдәни компонентлы беренче сыйныфлар ачылган. Иртәгә мәктәптә шуларның 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
ТР Рәисенә хәбәр итүләренчә, уку корпусларының һәркайсында ашханә эшли. Өлкән сыйныфларның азык-төлек блогы 2022 елда яңартылган, урыннар саны 102гә кадәр арттырылган. Агымдагы елда башлангыч сыйныфлар ашханәсендә ремонт ясалган, анда 84 өстәмә урын барлыкка килгән. Бу барлык мәктәп укучыларын ике тәнәфес эчендә кайнар төшке аш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Узган ел белем бирү учреждениесе «Россиянең иң яхшы мәктәпләре» ассоциациясенә кертелгән. Аның мөгаллимнәре «Ел укытучысы» бәйгесенең «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Кеше тәрбияләү» һәм «Педагог-психолог» номинацияләрендә җиңү яулаган. Мәктәп укучылары Бөтенроссия, төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда катнаша, аларда призлы урыннарга лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз