Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Казанны чирәмдәге хоккей буенча Россия башкаласы дип әйтеп була
Бүген Казан Кремлендә чирәмдәге хоккей буенча «Динамо-Ак Барс» ир-атлар клубы һәм чирәмдәге хоккей буенча «Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар клубы - 2024 елгы сезонның чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионнары коллективларын хөрмәтләү тантанасы узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спортчыларны лаеклы җиңүләре белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул данлыклы ир-атлар командасының 22 тапкыр Россия чемпионы булып һәм 2024 ел сезонының барлык трофейларын яулап, ышанычлы һәм берсүзсез өстенлеккә ирешүен билгеләп үтте. Ир-атлар командасының уңышы кызлар өчен стимул булды, алар каты көрәштә дүртенче тапкыр Россия чемпионнары титулын яулады.
«Чемпионат дәвамында командалар матур уен, югары осталык, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Сезнең казанышларыгыз нәтиҗәсендә бүген Казанның Россиянең чирәмдәге хоккей башкаласы булуын ышаныч белән әйтергә була. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз!» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе чемпионнарга.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан командаларының җиңүе - бөтен коллективның планлы, максатчан хезмәте нәтиҗәсе. Рөстәм Миңнеханов командалар җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар штабына, республиканың Чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелегенә, клубларның иганәчеләренә һәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә рәхмәт белдерде. Республика Рәисе командаларның күбесенчә Татарстанның чирәмдәге хоккее - олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбе укучылары белән тулылануына игътибар итте.
«Шулай ук зур ярдәмнәре өчен гаиләләрегезгә, дусларыгызга, җанатарларыгызга һәм барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам ки, җанатарларның ярдәме киләчәктә дә нәтиҗәле уенга этәргеч булачак, сез киләчәктә дә безне спорттагы казанышларыгыз һәм ышанычлы җиңүләрегез белән сөендерәчәксез», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм спортчыларга, клуб хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар чирәмдәге хоккей клубының баш тренеры Валентина Апельганец һәм «Динамо-Ак Барс» ир-атлар чирәмдәге хоккей клубының баш тренеры Араик Маргарян республика җитәкчелегенә спортның бу төренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Алар билгеләп үткәнчә, Татарстанда күнекмәләр үткәрү һәм ярышлар уздыру өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла.
Аннары Рөстәм Миңнехановка 2024 елгы чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының алтын медальләрен тапшырдылар.
Бүгенге көндә республикада чирәмдәге хоккей белән 1,5 мең кеше шөгыльләнә, шуларның 250дән артыгы - гүзәл затлар. Олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбендә 834 бала шөгыльләнә. Алар белән 20 тренер-укытучы эшли. Татарстанда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күбесе Казан шәһәренең осталар командаларында уйный торган система җайга салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз