news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанга тапшырылган 65 яңа автобусны карады

Рөстәм Миңнеханов Казанга тапшырылган 65 яңа автобусны карады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казанның «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесе территориясендә яңа автобуслар тапшыру тантанасында катнашты. Паркка газ-моторлы 65 машина өстәлде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Республика җитәкчесе шәхсән үзе автобусларны эчтән дә, тыштан да бәяләде: машина йөртүче урынын, пассажирлар өлешен, салонны карады.

Казан башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров сүзләренчә, бу шәһәргә тапшырылган автобусларның икенче партиясе. «20 машинадан торган беренче партияне сентябрьдә кабул иттек. Хәзер тагын 65 автобус алдык», - дип сөйләде ул журналистларга.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук автобус йөртүчеләр белән аралашты, аларга эш шартлары турында сораулар бирде һәм яңа машиналар янында истәлеккә уртак фото ясады.

«2020 елгы автобуслар белән чагыштырсак, монда ике газ баллоны өстәлгән. Шул рәвешле газ тулы бер көнгә җитә, өстәргә кирәкми. Шулай ук биредә машина йөртүчегә дә, пассажирларга да кондиционер каралган», - дип сөйләде яңа автобусларның өстенлекләре турында машина йөртүчеләрнең берсе Наил Вәлиуллин.

Яңа автобусларда шулай ук күзәтү камералары урнаштырылган, машина йөртүче тышта да, эчтә дә бар нәрсәне күрә, дип өстәде ул. «Автобуслар бик йомшак йөри, түмгәкләрне бөтенләй сизмисең», – дип бәя бирде Вәлиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot