news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанга килгән Гурбангулы Бердымөхәммәдовны каршы алды

Рөстәм Миңнеханов Казанга килгән Гурбангулы Бердымөхәммәдовны каршы алды
tatarstan.ru

Пәнҗешәмбе көнне, 19 майда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортында Төрекмәнстан Халк Маслахаты Милли Генгеш Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовны каршы алды.

Бердымөхәммәдов Татарстанга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чараларына килде. Миңнеханов төрекмән парламентының югары палатасы башлыгын быелның апрелендә Төрекмәнстанга баргач чакырды.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2006 елның 21 декабреннән 2022 елның 19 мартына кадәр Төрекмәнстан Президенты вазифасын биләде. Аннары отставкага китте. Сайлауларда аның улы - Сердар Бердымөхәммәдов җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100