news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum»да быел 16 меңнән артык кеше катнашачак

Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum»да быел 16 меңнән артык кеше катнашачак
Фото: © "Татар-информ", Дарья Сәйфиева

15 ел эчендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы үзен ислам илләре белән ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак танытты. Быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә узган оештыру комитеты утырышында Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бүгенге көнгә 54 ил катнашуын раслады. Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Халыкара сәфәрләрем вакытында без «Россия – Ислам дөньясы» стратегик гамәл төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Форум безнең чит ил партнерларында зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай», - диде ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Миңнеханов искәрткәнчә, форум кысаларында инвестицияләр, ислам финанслары, мәдәният, спорт, фән, туризм, халыкара сәясәт һәм башка актуаль темалар буенча 125 сессия үткәреләчәк.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы Казанда 14-19 майда узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100