Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum» ел саен бөтен дөньядан дуслар җыя
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың күп еллар ислам дөньясы белән багланышлар үрнәге булып торуын әйтте.
«Бүген Россия һәм мөселман илләре арасында хезмәттәшлек үсеше темплары арта, Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Азия, Африка партнерлары белән уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Менә инде күп еллар дәвамында Россиянең мөселман дәүләтләре белән планлы эшләвенең яхшы үрнәге булып Татарстан тора», – дип белдерде ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә.
Татарстан Рәисе «KazanForum»ның хезмәттәшлекне үстерүдәге ролен аерым билгеләп үтте. «KazanForum бөтен дөньядан дуслар җыя, яңа элемтәләр өчен яхшы шартлар тудыра, хезмәттәшлекнең конкрет проектларына ишекләр ача. Быелгы форумның эшлекле программасы бай һәм төрле. Иң актуаль темалар буенча 140тан артык конференция уздырыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Казан 2022 елда ислам дөньясының яшьләр башкаласы дип танылды, ә киләсе елда аның мәдәни башкаласы булачак. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән товар әйләнеше 38 процентка артты һәм якынча 8 млрд доллар тәшкил итте», – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз