Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Kazanforum 2024» утырышында: Ислам илләре Россиягә теләктәшлек белдерә
Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» Kazan forum 2024 стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта ислам илләренең Россиягә теләктәшлек белдерүен әйтте.
«Бу аралашу өчен яхшы мәйданчык. Ислам илләр арасында ихлас мөнәсәбәтләр урнашты. Ислам дөньясы Россиягә теләктәшлек белдереп тора. Ел саен без киңәябез һәм барлык партнерларыбыз өчен программа кызыклы булсын дип тырышабыз. Аларга рәхмәтлебез. Күргәзмәләр, хәләл ярминкәләр оештырабыз», - диде Татарстан Рәисе.
Спикер, тележурналист Амро Абд әл-Хәмиднең икътисади форумның киләчәген ничек күрәсез, дигән соравына Рөстәм Миңнеханов: «Аллаһы Тәгалә нәрсә бирә инде... Без сорыйбыз. Без барысы да сау-сәламәт булсын, мөнәсәбәтләр яхшы булсын дип сорыйбыз. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында», - дип җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов икътисади форумның тарихына да тукталды. «Россия Президенты Владимир Путин кушуы белән форум Татарстанда үткәрелә башлады. 2003 елда Путин Малайзиядә Россиянең Ислам илләре белән хезмәттәшлек итү тәкъдиме белән чыккан иде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бу эшне оештырырга кушылды. Бу эшне без Тышкы эшләр министрлыгы, Россия Президенты Администрациясе ярдәме белән тормышка ашыра алдык, партнерларны чакыра башладык», - диде ул.
«Ике ел элек Владимир Путин әлеге төбәкара форумның гомумфедераль чарага әйләнүен игълан итте. Соңгы елларда Марат Хөснуллин белән чараларны югары дәрәҗәдә үткәрәбез. Ислам дөньясы проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшә башлыйбыз һәм ислам банкингы, хәләл тормыш рәвеше, туристик юнәлешләр кебек сорауларга да күчәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз