news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда язгы ярминкәләр башлануы турында белдерде: Бөтен ил өчен үрнәк

Рөстәм Миңнеханов Казанда язгы ярминкәләр башлануы турында белдерде: Бөтен ил өчен үрнәк
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

16 марттан Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар апрель азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.

Ул ярминкәләр уздыруга югары бәя бирде, аларны «бөтен ил өчен үрнәк» дип атады. Былтыр продукция Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында сатылды. Республиканың 22 муниципалитеты үз товарларын тәкъдим итте. Агросәнәгать комплексының 19 оешмасы 1,10 млрд сумнан артык бәягә продукция сатты.

«Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздырган өчен шәһәргә рәхмәт», - диде утырышта Татарстан Рәисе.

Миңнехановның аерым мактавына муниципаль районнар вәкилләре лаек булды. Ул депутатлардан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен алкышлавын сорады.

«Мөгаен, матбугат та шәһәрдә яшәүчеләрне сыйфатлы һәм арзанлы продукция белән тәэмин итәргә аларның ярдәм итүләре турында җиткерер», - дип йомгаклады республика җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot