news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда ярминкәләр өчен яңа мәйданчык төзү планы турында сөйләде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә «Салават күпере» торак комплексында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү өчен яңа мәйданчык төзү планы турында сөйләде.

«Салават күпере» микрорайонында фермерлар өчен яңа мәйданчык төзү турында карар кабул ителде. Аны кыска вакыт эчендә сафка бастырырга кирәк», - дигән күрсәтмә бирде республика җитәкчесе.

Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләренең казанлылар арасында бик популяр булуын искәртте. «Узган ел Казанның 15 мәйданчыгында 22 ярминкә көне оештырылды, аларда 1,4 миллиард сумлык продукция сатылды», - диде ул.

ТР Рәисе шулай ук шәһәр халкын сыйфатлы һәм үтемле продукция белән тәэмин иткәннәре өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot