news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган яшь тамашачы театры ачылуы турында хәбәр итте

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган яшь тамашачы театры ачылуы турында хәбәр итте
Фото: ТР Рәисенең Макс каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов масштаблы реконструкциядән соң Казан дәүләт яшь тамашачы театры ачылуы турында хәбәр итте. Бу хакта ул Макс мессенджерында язган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның берничә буыны бу урын белән иң җылы балачак хатирәләре бәйле. Аның сүзләренә караганда, реставраторлар һәм төзүчеләр бинаның тарихи йөзен саклап калганнар һәм тамашачылар һәм артистлар өчен заманча шартлар тудырганнар.

«Ышанам ки, яңартылган театр балаларны һәм яшьләрне тартып тору урыны булачак!» – дип язды Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot