Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа тикшерү изоляторы бинасында булды
Казанда яңа тикшерү изоляторы ачылды. Объектта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров булды Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү изоляторының яңа бинасын 2022 елда төзи башлаганнар. Объект бер мең кешегә исәпләнгән. Проектны гамәлгә ашыру «Җинаять-үтәтү системасын үстерү (2018-2035 еллар)» федераль максатчан программасында каралган. Бинаның мәйданы якынча 22 мең квадрат метр тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге биналар комплексын файдалануга тапшыру Казандагы тикшерү изоляторлары тулган булу проблемасын тулысынча хәл итәчәк.
Тикшерү изоляторы составына административ бина, 6 режимлы корпус, шул исәптән шикләнелүче һәм гаепләнүче хатын-кызларны һәм балигъ булмаганнарны урнаштыру өчен аерым корпус, җыю-тикшерү бүлеге, озак һәм кыска вакытлы очрашулар корпусы, транзит-күчерү пункты корпусы, амбулатор медицина корпусы, кер юу бүлмәсе, хезмәткәрләр өчен ашханә, склад бинасы, ремонт зонасы һәм юу урыны булган гараж кергән.
Яңа изолятор шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне тотуның заманча таләпләренә тулысынча туры килә. Медицина корпусы уңайлы хастаханә палаталары һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, шул исәптән инвалидлар һәм башка категориядәге аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен шартлар булдырылган.
Хөкем ителүчеләр белән аларның туганнары өчен озак вакытлы күрешүләр уздыру биналары, шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләргә кыска вакытлы күрешүләр вакытында телефоннан сөйләшү өчен кабиналар бар.
Яңа учреждениенең үзенчәлеге – барлык режимлы биналар үзара күчеш галереяләре белән тоташтырылган. Бер бинадан икенче бинага күчү әчен урамга чыгарга кирәк түгел.
Моннан тыш, изолятор хезмәткәрләре өчен спорт залы һәм тир да булдырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз