Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа гимназия ачуда: Мәктәп менә шундый булырга тиеш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1 сентябрьдә, Белем көнендә, Казанның Яңа Савин районында 107нче яңа гимназияне ачты. Белем бирү учреждениесе 1,3 меңгә якын укучыга исәпләнгән. Бинада заманча уку бүлмәләре, ике спорт залы, төрле остаханәләр, сәнгать-эстетик комплекс, 612 урынга исәпләнгән ашханә, медицина блогы һәм ике уку залы урнашкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
«Бүген – истәлекле вакыйга. Татарстанда 500 меңнән артык бала мәктәпкә бара, шуларның 60 меңгә якыны – беренче сыйныфка. Бу гимназия - мәктәпнең нинди булырга тиешлегенә үрнәк. Без мондый мәктәпләрне инде күптәннән төзибез, әмма аларның һәркайсының үзенчәлеге бар. Балаларыбыз тынычлык һәм татулыкта үссен, төбәкнең икътисады үсеш кичерсен, башкалабыз тагын да матурайсын, ә без барыбыз да балаларыбыз өчен шатланып яшик», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов гимназия ачу тантанасында.
Сибгат Хәким урамында урнашкан яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Бүген гимназиядә тугыз беренче сыйныфлар өчен беренче кыңгырау чыңлады. Балалар белән бергә мактаулы кунаклар да кулларына кыңгырау алды, алар арасында Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да бар иде.
«Без гимназиянең яңа бинасында басып торабыз. Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм федераль программалар ярдәмендә дүрт шундый мәктәп ачыла, алар 6 мең балага исәпләнгән. Бүген Казанда 20 мең беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр парта артына утырачак. Бу – рекордлы сан. Без балалар үз талантларын ачсын өчен барлык шартларны булдырырга тырыштык. Биредә заманча сыйныфлардан тыш, 700гә якын урынга исәпләнгән актлар залы, ике бассейн, спорт залы бар. Балаларыбыз матур һәм сәламәт булып үссен», - диде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз