news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда якын арада булачак чаңгы ярышлары турында сөйләде

Рөстәм Миңнеханов Казанда якын арада булачак чаңгы ярышлары турында сөйләде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

5 февральдә үк Казанда Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты башлана. Аны тамашачылар түләүсез карый ала. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Кар яуды - чаңгы юлы ярышлары була! Республикага, ниһаять, чын кыш килә, һәм якындагы көннәрдә Татарстан башкаласында чаңгы спортын яратучылар өчен берьюлы берничә чара көтелә. Иртәгә Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты башлана, тамашачылар өчен керү түләүсез. Безнекеләр өчен җанатабыз, 36 спортчы республика данын яклаячак!» - дип язган ул.

Шулай ук ял көннәрендә Казанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышлары уза.

«Ә ял көннәрендә Татарстанда «Россия чаңгы юллары» 43нче Бөтенроссия ярышлары була. Катнашырга теләүчеләр старт комплектларын Үзәк стадионда алырга мөмкин, тик аларның медицина белешмәсе булырга тиеш», - дип сөйләде республика җитәкчесе.

«Барлык чаңгы сөючеләрне бу атнада ярышларга чакырам! Монда тәҗрибәле спортчылар өчен җан атарга, хәтта алар белән бергә үзеңне сынап та карарга булачак. Карлар эреп беткәнче чаңгыда йөреп һәм саф һавада күңел ачып калыгыз!» дип яза Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100