Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыклар дуслыгы парады фоторәсемнәре белән уртаклашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Татарстанның илнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көнен билгеләп үтүе турында сөйләде һәм бүген Казан Кремлендә узган Халыклар дуслыгы парады фотолары белән уртаклашты.
«Татарстанның тату күпмилләтле гаиләсе Россия көнен билгеләп үтә», - диде Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, 50дән артык милләт вәкиле Спас манарасыннан Кол Шәрифкә кадәр барды һәм йөрешне «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узган Гавәми урыннар ишегалдында төгәлләде. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров сүзләренә караганда, быел парад беренче тапкыр Татарстан башкаласында гына түгел, республика районнарында да узган. Йөрештә Азия, Африка һәм Латин Америкасыннан яшьләр, студентлар һәм диаспоралар вәкилләре катнашты.
Россия көне белән котлавында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыклар күп төрле булуга карамастан, Россияне Ватанга мәхәббәт һәм уртак үткәннәр берләштерә, ә Татарстан аның үсешенә саллы өлеш кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз