Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара коммерция транспорты күргәзмәсен ачты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Comtrans-2026» халыкара коммерция транспорты күргәзмәсен ачуда катнашты. Чара 22-25 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Ачылыш тантанасында шулай ук Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, «Россия автомобиль җитештерүчеләре берләшмәсе» ассоциациясе советы рәисе - «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «АйТиИ Экспо Интернешнл» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Завгородний катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Comtrans - Россиядә коммерция автомобильләре җитештерүчеләрне, тәэмин итүчеләрне һәм кулланучыларны берләштерүче иң эре махсуслаштырылган күргәзмә. Быел ул беренче тапкыр Мәскәүдән читтә, Казанда уза.
Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан чараны уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Республика - илебез автосәнәгатенең төп үзәкләренең берсе. Тармакка сәнәгать продукциясе күләменең 7,4 проценты туры килә. Республикада яшәүче 40 меңнән артык кеше бу өлкәдә мәшгуль.
«Йөк машиналары Татарстанның визит карточкасы булып тора һәм бөтен дөньяга билгеле. Быел без беренче КАМАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны билгеләп үттек. Безнең автогигант илебезнең йөк машиналары базарының 40 процентын алып тора. Соңгы 5 елда 200 меңнән артык автомобиль җитештерелгән. Хәтта катлаулы икътисади шартларда да предприятие эзлекле рәвештә инновацион проектларны гамәлгә ашыра һәм базарга яңа продуктлар чыгара», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Йөк машиналарыннан тыш, республикада автобуслар, вәкиллекле класслы автомобильләр, авыл хуҗалыгы газ-мотор техникасы, аларга комплектлау детальләре җитештерелә. Йөк автомобильләре шиннарының 60 процентка якыны җитештерелә. Россиядә корычтан штампланган көпчәк дисклары җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе эшли. Автокомпонентлар индустриясен үстерү өчен сәнәгать парклары инфраструктурасы булдырылды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан илнең башка төбәкләре җитештерүчеләре белән актив хезмәттәшлек итә, аерым алганда җәмәгать транспорты өлкәсендә.
Республика Рәисе күргәзмәне транспорт тармагында катнашучыларның үзара файдалы хезмәттәшлеге өчен яхшы мәйданчык һәм автомобиль төзелешен тизләтелгән үстерү драйверларының берсе дип атады. Ул күргәзмәне Татарстанда уздыру күркәм традициягә әйләнер, дип ышаныч белдерде.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов чараның аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. «Бу - безнең автомобиль сәнәгатен үстерүнең стратегик юнәлеше, ул 2035 елга кадәр автосәнәгатьне үстерүнең яңартылган стратегиясендә беркетелгән. Без бу сегментның үсешенә бездә булган инструментлар белән ярдәм итәчәкбез, алар инвестицияләрне стимуллаштыруга да, компанияләр алга таба үссен өчен ихтыяҗны арттыруга да юнәлдерелгән», - дип өстәде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозициясен карады. Биредә 120 Россия һәм халыкара компанияләр бар, алар арасында - Беларусь, Төркия, Кытай җитештерүчеләре. Йөк һәм җиңел коммерция транспортының, автобус һәм электробусларның, махсус автотехниканың һәм прицепларның алдынгы модельләрен күрергә мөмкин. Шулай ук машиналарга техник хезмәт күрсәтү өчен комплектлау һәм җайланмалар өлкәсендә яңалыклар тәкъдим ителде.
Күргәзмә кысаларында 13 тематик сессияне үз эченә алган дүрт көнлек эшлекле программа оештырылган. Аларда тармакның әйдәп баручы экспертлары коммерция транспорты өлкәсендәге төп мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз