news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалын ачты

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалын ачты
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең бер генә проблемасы да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалын ачу тантанасында шулай дип белдерде.

Республикада фондның бүлеге Ямашев проспектындагы Химиклар мәдәният сарае базасында урнашкан. Миңнеханов сүзләренчә, фонд эше махсус хәрби операциядә катнашучыларны борчыган мәсьәләләрне системалы рәвештә һәм югары һөнәри дәрәҗәдә хәл итү өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырачак.

«Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү – эшебездә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Беренче көннәрдән үк аларга тиешле барлык ярдәм чараларын күрсәтәбез. Фонд бинасы аның функциональ таләпләрен һәм транспорт логистикасын исәпкә алып сайланган. Биредә инвалидлар һәм халыкның аз мобильле төркемнәре өчен тиешле шартлар тудырылган», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның фонд булдыру турындагы указы апрель башында чыгуын билгеләп үтте. Кыска гына вакыт эчендә фондның Татарстандагы филиалын ачу буенча зур эш башкарылган – ул инде 1 июньдә үк халыкны кабул итә башлаячак.

«Безнең төп бурыч – махсус хәрби операциянең һәр ветеранын, аларның гаиләләрен кайгырту һәм игътибар күрсәтү. Һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирү. Безне алда зур һәм җаваплы эш көтә. Бер генә проблема да игътибардан читтә калырга тиеш түгел», - дип искәртте Татарстан Рәисе.

Ул республика Хөкүмәте тарафыннан фонд эшенә һәрьяклап булышлык күрсәтеләчәген әйтте. «Бездә федераль фонд белән яхшы элемтәләр булдырылган. Без фонд акчаларына гына таянып калмаячакбыз, республика безнең филиал өчен һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, - дип ышандырды ТР Рәисе. – Бу үз вакытында оештырылган һәм бик кирәкле структура дип саныйм».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100