news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда Шаляпин һәм Горький хөрмәтенә мемориаль композиция ачты

Михаил Захаров / «Татар-информ»

Бүген Казанда опера җырчысы Федор Шаляпин һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Якташыбыз, бөек артист Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулган көндә һәм Рус теле көне алдыннан рус мәдәниятенең ике әһәмиятле фигурасының дусларча берләшүе символына әверелгән музей янында җыелуыбыз символик мәгънәгә ия», - диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Горький һәм Шаляпин бер-берсен туганнар дип атаган, аларны сәнгатькә, Ватанга һәм аның талантлы халкына мәхәббәт берләштергән. «Казанда алар рухи үсеш кичергән һәм формалашкан. Бүген әлеге ике талант иясе үзләре яраткан һәм аларны яраткан шәһәр фонында янә бергә», - диде ул.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, быел «иң лаеклы яшь башкаручылар һәм музыкантлар өчен» Федор Иванович Шаляпин исемендәге премия булдырылачак.

Мемориаль композиция А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее бинасының фасадына урнаштырылган. Әлеге йортта яшь Максим Горькийның бюсты (скульпторы – Иван Новоселов) 1967 елда куелган. Бүген аны Федор Шаляпин бюсты, шулай ук «XIX һәм XX йөзләрдә Казан күренешләре» дип аталган панно (скульпторы – Зөлфия Мөхәммәтҗанова) тулыландырды.

Быел Россиядә опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына – 150, рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100