Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда Russia China Expo күргәзмәсен карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә оештырылган Russia China Expo күргәзмәсен карады. Чара «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара бизнес-форумы кысаларында уздырыла.
«Күргәзмәдә Россия һәм Кытайның зур инвестицион һәм инфраструктура проектлары, технологик чишелешләре тәкъдим ителә. Без Россия һәм Кытай компанияләре арасында конкрет һәм үзара файдалы килешүләр имзалауны көтәбез», - диде Татарстан Рәисе.
Залга керү юлында Россия, Татарстан һәм Кытайны символлаштырган аю, барс һәм панда сыннарыннан торган арт-инсталляция урнаштырылган. Күргәзмә комплексның тулы бер павильонын биләгән. Аның ишек төбендә Татарстан стенды урнаштырылган - монда кунаклар республиканың төрле тармаклардагы казанышларын бәяли алачак.
Янәшәдә «КАМАЗ-мастер» стенды урнашкан: биредә команданың йөк машиналарының берсе, мобиль кибет һәм зур булмаган виртуаль уен мәйданчыгы тәкъдим ителгән.
Аның күршесендә форум кунаклары Әлмәт югары нефть мәктәбе белән якыннанрак таныша алды. Биредә аларга уку йортының әзерлек программалары турында сөйләделәр һәм бөтен уку комплексының макетын күрсәттеләр.
Сәнәгать казанышларыннан тыш, Татарстан үзенең туристлык потенциалын тәкъдим итте. Стендларның берсе «Аква-Вита» шифаханә-курорт комплексы булды. Объект Югары Ослан районында урнашкан, аның гомуми мәйданы 163 мең квадрат метр тәшкил итә.
Шулай ук күргәзмәдә күпсанлы мастер-класслар да оештырылган.
Экспозициядә берничә Кытай компаниясе дә катнашты. Моннан тыш, күргәзмә кунаклары транспорт җайланмаларын, ашлык киптергечләрне, төзелеш тармагын, интеллектуаль ирригация җайланмаларын, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм «акыллы» бораулау җайланмаларын бәяли алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз