Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанда «РОСТКИ» форумын ел саен уздырырга тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» халыкара Россия-Кытай форумын ел саен уздырырга тәкъдим итте. Казан икенче чараны 2024 елның 14-15 ноябрендә үткәрергә әзер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
«Без әлеге чараны ел саен бу мәйданчыкта үткәрергә телибез. Һәм без киләсе елга яңа дата тәкъдим итәбез. Бу 2024 елның 14-15 ноябре. Кытай партнерларыбызны Казанда икенче Россия-Кытай форумында түземсезлек белән көтәбез», - диде ул форумны ачу тантанасында.
Искәртик, «РОСТКИ» беренче форумы 7 һәм 8 сентябрьдә «Казан Экспо»да уза. Чарада 20 илдән һәм Россиянең 55 төбәгеннән 3,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. 500 дән артык катнашучы - Кытай вәкилләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз