news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дәүләт филармониясе скверында күренекле җырчы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачуда катнашты. Һәйкәлнең биеклеге 5 метр. 

"Көнне бик матур вакыйга белән башлыйбыз. Үзебезнең күренекле татар шәхесе Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачабыз. Һәммәгезгә килгәнегез өчен рәхмәт. Безгә бирегә җыелып килергә матур урын булды", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән Рәшит Ваһапов концерт бригадасы белән гастрольләргә чыкканын искәртте. "Безнең республика буенча гастрольләргә килеп, халыкның сугышчан рухын күтәргән. Ул татар мәдәнияте тарихына күренекле башкаручыларның берсе булып кергән. Аның иҗаты шул авыр чорларда халыкка багышланган", - диде. 

"Кыска гомере эчендә Рәшит Ваһапов милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучы, татар халкының яраткан җырчысы булды", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

Рөстәм Миңнеханов һәйкәлне булдыруда хезмәт куючыларга рәхмәтен җиткерде. "Рәшит Ваһапов фонды коллективына рәхмәт. Бер көнлек кенә эш түгел ул, алар гел шушы юнәлештә эшлиләр", - дип алкышлап рәхмәт белдерүне сорады.

"Күңелегез моңсу булганда, монда килегез. Бүген Рәшит Ваһаповның 1949 елгы җырын куйдылар, бүген җырлаган кебек яңгырый..." - ди Президент.

Тантаналы чарада Түбән Новгород губернаторы урынбасары Олег Беркович, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһаповның туганы Рәүф Ваһапов, скульптор Андрей Ковальчук, Россиянең атказанган архитекторы Герман Бакулин катнашты.

Гөлнар Гарифуллина видеосы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100