news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узды. Шагыйрьне искә алырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Тантана башланыр алдыннан җыелган халык һәм Казан кунаклары өчен Пушкин шигырьләре, шәһәрнең иҗат коллективларыннан вокаль композицияләр һәм рус классикларының музыкаль әсәрләре яңгырады.

Миңнеханов тантанага Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин белән килде.

Республика Рәисе, чәчәкләр салып, шагыйрь һәйкәленә баш иде һәм театрга Рус теле көненә багышланган концертка китте.

Искәртик, 6 июньдә Россиядә Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Пушкинның 226 еллыгы билгеләп үтелә.

Рус теле көне - рус теленә багышланган халыкара көн, Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелган. Россиядә ул 2011 елда Россия дәүләт бәйрәме буларак гамәлгә куелган.

Бәйрәм Россия Федерациясе халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак рус телен саклау, аңа ярдәм итү һәм алга таба үстерү өчен гамәлгә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot