news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда Николай Демидовка истәлек тактасы ачты

Рөстәм Миңнеханов Казанда Николай Демидовка истәлек тактасы ачты
Владимир Васильев

Эчке хезмәтләр генерал-лейтенанты Николай Демидовның тормышы һәм хезмәте үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Совет һәм Россия дәүләт эшлеклесенә истәлек тактасы ачу тантанасында белдерде.

Казанда әлеге чара истәлекле дата - 8 апрель алдыннан үтте, бу көнне Николай Демидовка 90 яшь тулган булыр иде. 1978-1983 елларда ул ТАССР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе булган, аннары Мәскәүгә СССР эчке эшләр министры урынбасары һәм Социалистик милекне урлауга каршы көрәш буенча баш идарә җитәкчесе вазифасына чакырыла.

Николай Демидов хезмәт иткән чорда Чернобыль авариясе була, 1986 елда ул һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының оператив штабы белән җитәкчелек итә. 1990 елларда генерал Демидов милиция хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, аннары Россия Эчке эшләр министрлыгы академиясе җитәкчесе булып эшли.

«Бүгенге вакыйга республикабызның тарихи мирасы өчен бик мөһим. Николай Ивановичны Татарстан белән комсомол һәм партия-дәүләт эшендә, шулай ук хокук саклау органнарындагы 20 елдан артык хезмәт биографиясе бәйли. Төрле вазифаларда эшләгәндә ул оештыру сәләте, кешеләрне кискен проблемаларны хәл итүгә берләштерү осталыгы белән аерылып торды», –  дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Николай Демидовның оештыру сәләте республика Эчке эшләр министры вазифасында аеруча ачык күренә.

«Аның җилкәсенә нинди авыр йөк һәм бик зур җаваплылык төшкәнен аңлар өчен ул еллардагы криминал вазгыятен яхшы белергә кирәк. Шул бик катлаулы шартларда ул республиканың эчке эшләр органнарының кадрлар составын ныгыта башлый», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Татарстан Рәисе искәртүенчә, Николай Демидов җитәкчелегендә ТАССР Эчке эшләр министрлыгы 1981 елда СССРда иң яхшысы дип танылган.

«Аның Татарстан һәм бөтен илебез хакына армый-талмый эшчәнлеге үсеп килүче буын өчен үрнәк. Николай Иванович Демидов безнең республика кешеләре, хезмәттәшләре һәм туганнары хәтерендә мәңгегә калачак», – дип чыгышын тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100