Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда Кытайның Цзилинь провинциясе вице-губернаторы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Кытайның Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ белән очрашты. Яклар «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә II «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов быелның язында провинциягә эш сәфәре белән баруын, губернатор Ху Юйтин белән очрашуын һәм җирле бизнес катнашында түгәрәк өстәл эшендә катнашуын билгеләп үтте.
Ул Цзилинь провинциясенең зур тизлектә үсүенә, аның сәнәгате һәм җир ресурсларының байлыгына игътибар юнәлтте. ТР җитәкчесе фикеренчә, якларның эшлекле даирәләрдә, аерым алганда логистика тармагында һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итү өчен күп кенә юнәлешләре бар.
Аның әңгәмәдәше Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең хәзерге вакытта иң югары үсеш ноктасында булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз