news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда кул осталарына яңа урын булдырылачагын әйтте

Рөстәм Миңнеханов Казанда кул осталарына яңа урын булдырылачагын әйтте
Рәмис Латыйпов

Казанда һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен яңа урын булдырылачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда әйтте.

Арчадан Фәридә Кәлимуллина милли эшләнмәләр фабрикасы турында сорау бирде. «Элеккеге һөнәрләрне яшь буынга тапшырып, милләтебез мирасының данын арттырып, бөтен дөньяга танытасы иде», – диде.

«Арча районында эшләдем, сезнең фабриканы яхшы беләм. Чигелгән мендәрләрегез, чүәкләр – бик яхшы эшләнмәләр. Кая барсаң да, Татарстаннан бүләккә дә бик уңай иде алар. Ниндидер сәбәпләр аркасында бу фабрика юкка чыкты. Бүгенге көндә республикада милли һөнәрләр, кул белән эшли торган эшләрне саклап калырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов туристларның игътибарын да кул эшләнмәләре җәлеп итүен искәртте. «Кул белән эшләнгәнне күрәсе килә. Шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, элеккеге универмагны сатып алдык. Анда өйрәнү, сату цехлары булачак. Ул Казанның иң уртасында, матур җирдә. Эшләгән әйберне Арчадан алып киләсе юк, кешеләрне шунда китереп, кул осталарына шартлар тудырырга без әзер. Анда уку йортларына да урыннар булачак», – дип әйтте.

Татарстан Рәисе Үзбәкстанны мисал итеп китерде. «Анда бишенче, алтынчы буындагы яшьләргә һөнәр тапшырыла. Бу һөнәрләрне яшьләргә тапшырып, яшьләр киләчәктә дә шул эшләр белән шөгыльләнергә тиеш», – дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100