news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Казанда Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
https://tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Изге Коръән уку Халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Ул Казанда Ислам хезмәттәшлеге ешмасы илләренең Яшьләр башкаласы буларак уздырылган беренче чара булды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы өч укучы билгеләнде.

Ир-атлар арасында конкурста Муса Гайтиев (Чечня Республикасы) җиңүче булды. Икенче урынны Мисырдан Мәхмүт Халед Мәхмүт Суэйд яулады, ә өченче урынны Катар вәкиле Хамад Абдулла Т. А. Алжумайлы алды. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Индонезиядән килгән Деви Юкха Нидха алды. Икенче урында - Палестинадан Исраа Мөхәммәт Эсам Сәлах, өченчедә - Бөекбританиядән Хәлимә Абдинасир Әхмәт. Махсус призга Нигер егете Чафаату Иссуфу Махамаду лаек булды.

Конкурста барлыгы 50 кеше катнашты: чит илдән 30 һәм Россия төбәкләреннән 20 вәкил. Конкурс онлайн һәм офлайн форматта узды. Жюри Коръәннең дөрес укылышын һәм Коръән сүрәләренең хәтердә калу сыйфатын бәяләде.

Җиңүчеләр 10 мең доллар күләмендә акчалата премия алды. Икенче һәм өченче урыннар алучыларга төрле гаджетлар бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100