news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Казанда Һиндстан генераль консуллыгын ачу партнерлыкны ныгытачак

Рөстәм Миңнеханов: Казанда Һиндстан генераль консуллыгын ачу партнерлыкны ныгытачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда Һиндстан генераль консуллыгы барлыкка килү Татарстан белән Һиндстан арасындагы элемтәләр өчен ныклы нигез булачак һәм Россия белән Һиндстан арасындагы партнерлыкны ныгытачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан көне уңаеннан котлау хатында язган. Казанда бәйрәмгә багышланган тантаналы чарада хатны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды.

«Һиндстанда яшәүчеләрнең барысына да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, бәйрәм кәефе һәм уңышлар телибез. Илнең уникаль рухи-мәдәни, инновацион, икътисади потенциалы һәрьяклап үссен. Казанда генераль консуллык ачылу – Татарстан-Һиндстан мөнәсәбәтләрен үстерергә ярдәм итәчәк, шулай ук Россия белән Һиндстан арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытачак, дип ышанам», - дип ассызыклаган Миңнеханов.

Бәйрәм Һиндстанның Казандагы генераль консулы Джейсундхар Д. өчен беренче ачык чара булды. Ул кабул итүгә килгән күпсанлы дәрәҗәле кунаклар белән аралашты һәм мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

«2026 елда Татарстан белән Һиндстан вәкилләре арасындагы элемтәләрне иң югары дәрәҗәдә үстерергә планлаштырабыз. Без нефть химиясе, мәгълүмати технологияләр, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсендә уртак инициативалар барлыкка килүен телибез», - дип белдерде дипломат.

Ул искәрткәнчә, 2026 елда Һиндстан БРИКСта рәислек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot