news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Гаилә коды» фотокүргәзмәсендә булды

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Гаилә коды» фотокүргәзмәсендә булды
Фото: Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Гаилә коды» фотокүргәзмәсендә булды. Традицион гаилә кыйммәтләренә багышланган проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгының грантлар конкурсында җиңде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Поектның максаты – гаилә бәйләнешләрен һәм традицияләрен саклау, шулай ук хәзерге җәмгыятьтә балалар һәм яшьләр арасында гаиләнең ролен арттыру», — диде ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Экспозиция төрле гаиләләрнең 16 фотосурәтеннән тора. Аларның һәрберсе турында фотоларның өске почмагында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә белергә мөмкин. Күргәзмәне яшь фотограф Олег Самойлов әзерләгән. Аның идеясе буенча, эшләрнең һәрберсе мәхәббәт, кайгырту, ярдәм, хөрмәт һәм үзара аңлашуны — безнең барыбызны берләштерүче кыйммәтләрне чагылдыра.

Фотосессиядә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган гаилә тарихлары конкурсында җиңүчеләр катнашкан.

Чара Россия Президенты Владимир Путин Россиядә игълан иткән Гаилә елында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot