news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда Фехтование үзәген ачты

Рөстәм Миңнеханов Казанда Фехтование үзәген ачты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанның Короленко урамында Фехтование үзәге ачылды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзәкне ачу тантанасында төзелеш өчен акчаларның бер өлешен бизнесмен Алишер Усманов бүлеп бирүе турында хәбәр итте.

«Бүген, башкалабызның төп бәйрәме – Республика көне алдыннан, яңа Фехтование үзәген файдалануга тапшырабыз. Әлеге заманча комплекс тренировкалар уздыру һәм башкалада ярышлар оештыру мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Мин бер серне ачарга телим: безне бу комплексны тулы һәм зур итеп төзергә Алишер Борһанович (Усманов – Т-и. иск.) этәрде. Республикабызның традицияләрен яшь спортчыларыбыз дәвам итәргә тиеш. Хәерле сәгатьтә!» - диде Татарстан Рәисе.

Яңа объект Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә Россия фехтование федерациясе белән берлектә төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot