Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда дары заводы хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр куйды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды. Ул предприятие ветераннары белән очрашты һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан хезмәткәрләрне искә алу мемориалына чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дары заводы Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән. Предприятие элеккечә үк зур үсеш перспективаларына ия - хәзерге вакытта биредә модернизация алып барыла.
«Сезнең предприятие булмаса - бик авыр булыр иде. Сезгә бик зур хөрмәт белдерәм һәм зур рәхмәт!» - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 1941-1945 елларда заводта 103 мең тонна дары җитештерелгән. Предприятиенең 2 меңнән артык хезмәткәре фронтка киткән. Дары заводы җиңүгә керткән өлеше өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, ә аның 5448 хезмәткәре «Тыл хезмәтчәне» исемен алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз