news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда цифрлы финансларны сынау зонасын оештырырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Казанда цифрлы финансларны сынау өчен өч еллык срокка махсус зона булдырырга тәкъдим итте. Шундый инициатива белән хатны республика җитәкчесе апрель уртасында язган һәм РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга җибәргән, дип яза «Интерфакс» агентлыгы.

Махсус зонаны IT-паркта булдырырга тәкъдим ителә. Анда «цифрлы ком савыты» форматында блокчейн-проектларны сынап булачак.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда блокчейн-технологияләрнең эшен сынау өчен бөтен инфраструктура бар. Бу әлеге механизмнарның барлык йомшак һәм көчле якларын күрергә, шуннан соң аларны Россия территориясендә кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР Рәисе фикеренчә, «токенизацияләнгән сум», «балалар цифрлы сумы», «криптоэквайринг», «криптомат» һәм «майнинг операторы» кебек проектлар, шулай ук электрон суд, нотариус һәм мәдәни мирас объектлары NFT-архив проектлары да мондый «цифрлы ком савыты»нда сынау уза алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot